25 июнь көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. балалар белән “Табигать сукмагыннан китап белән” дип исемләнгән экологик дәрес үткәрде.

2021 елның 16 июле, җомга

Әлеге дәреснең максаты  укучыларны табигатьне яратырга, табигатьнең чын дуслары булып калырга өндәү, табигатькә сакчыл караш  тәрбияләү. Укучылар  табигать турында шигырьләр  укыдылар, табышмакларга жаваплар таптылар,табигать турында мәкалләр һәм халык сынамышларын эйттеләр. Дәрес ахырында укучылар табигатьне саклау  – ул үзебезне, киләчәгебезне, илебезне саклау дигән сүз дип нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International