«Мин сиңа ромашка бүләк итәм» акциясе

2021 елның 16 июле, җомга

8 июль Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Ул мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме дип атала. Бу матур бәйрәм алдыннан, Теләче 2 нче балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар «Мин сиңа ромашка бүләк итәм» акциясендә катнаштылар. Балалар үз куллары белән ромашкалар  ясап, әти-әниләренә һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренә бүләк иттеләр.

Бу акция тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарына һәм балалар бакчасында эшләүчеләргә гаилә кыйммәтләрен саклау кирәклеге һәм мөһимлеге турында искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International