Иван Купала-7 июльдә билгеләп үтелүче халык йола календареның иң якты һәм серле бәйрәмнәренең берсе. Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре «Кояш уйнады, безгә Иван Купала килде» дип исемләнгән фольклор сәгате үткәрделәр. Тәкыя үрү буенча мастер-класс үткәрелде. Борынгы йолалар һәм гореф-гадәтләр турындагы мавыктыргыч хикәяне тыңлаганнан соң, катнашучылар төрле үләннәрдән һәм кыр чәчәкләреннән матур тәкыялар үреп аларны елга буена җибәрделәр.