Лесной авыл клубында балалар өчен " Кояш, Һава һәм су - безнең иң яхшы дусларыбыз !" дип исемләнгән девиз астында уен формасында тематик чара узды.

2021 елның 16 июле, җомга

Монда балалар күбесенчә чыныгу турында сөйләделәр . Шулай ук,  "Сәламәт буласың килсә!" дигән темага әңгәмә-фикер алышу үтте,  көндәлек зарядканың әһәмияте турында фикер алышынды. Ахырдан  саф һавада, ике командага бүленеп, спорт уеннары уйналды. Хәзерге көндә Лесной бистәсендә  төрле милләтләр дус-тату яши. Чарада бердәмлек елы уңаеннан,  кызыклы төрле халык уеннары да  уйналды. Нәтиҗәдә, сәламәт булу өчен күбрәк йөгерергә ,йөрергә, иренмәскә, чамадан тыш йокларга кирәк дигән нәтиҗә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International