Үсемлекләрдән башка бу дөньяны күз алдына да китереп булмый.

2021 елның 16 июле, җомга

Алар бөтен тереклек ияләренә суларга гына түгел, дәваланырга да булышалар. Кешеләр борынгы заманнарда ук хайваннарның кайбер үсемлекләргә игътибар иткәннәрен күргәннәр . Шуннан бу үсемлекләрне өйрәнә башлаганнар,аларның файдалы якларын ачканнар, китап итеп теркәгәннәр. Бүген Караширмә авылы мәдәният йорты каршында эшләуче балалар берләшмәсе белән үләннәр турында әңгәмә үткәрелде. Үләннәрнең бик күп төрле булуына, кайсылары файдалы, кайсылары чуп- үләне, ә кайсы үләннарнең безнең табигатьнең матурлыгы икәнен аңлашттылар. Аларны саклау өчен ниләр эшләп булуын сөйләштеләр. Мәдәният йорты каршында үстерелгән чәчәкләрнең дә тирә-юньгә бихисап матурлык дөньясы икәнен төшенделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International