Әлеге уңайдан 7 июль көнне Олы Саурыш авылында 59 ел бергә гомер иткән Зилә һәм Хәлим Мөхәмәтгалиевларга бүләкләр һәм чәчәкләр белән беррәттән, “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале дә тапшырылды.
Әлеге бүләкләрне ияләренә район Башлыгы Н.Н.Хаҗипов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, авыл җирлеге башлыгы, районның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе тапшырды. Әлеге күркәм бәйрәм белән котлап исәнлек-саулык, бәхетле карлык, бер-берсенең, якыннарының җан җылысын тоеп яшәүләрен теләделәр.