7 июль көнне Теләче муниципаль районында «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балигъ булмаганнар өчен «Минем гаиләм - минем ныгытма» дип исемләнгән бәйрәм программасы үткәрделәр.
Белгечләр балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар, Петр һәм Феврониянең мәхәббәт легендасы турында сөйләделәр. Гаилә турында шигырьләр һәм әйтемнәр укылды. Социаль педагог Гайнетдинова Ф.Т. әлеге бәйрәмнең символы ромашка булуы турында сөйләде, чөнки ромашка – мәхәббәт, тугрылык һәм чисталык билгесе. Аннан соң балигъ булмаганнар белән "Мин сиңа ромашка бүләк итәм, аның белән бергә үз мәхәббәтемне бүләк итәм!» дигән акция уздырылды. Акция барышында балалар мәхәббәт һәм үзара аңлашу теләп ромашка тараттылар, асфальтта “Минем яраткан гаиләм” дигән темага рәсем ясадылар.
Соңыннан белгечләр балаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бу бәйрәм һәркемгә яхшы кәеф һәм аралашу шатлыгы бүләк итте.