Чара барышында балаларга 8 июль-гаилә бәйрәменең каян, ничек барлыкка килүе турында күп мәгълүмат бирелде.
Балаларга гаилә учагын сакларга, һәм аңа сүнергә мөмкинлек бирмәскә кирәклеге турында аңлатылды. Гаилә җылысын саклаучы төп билгеләр мәхәббәт һәм үзара аңлашу, сабырлык һәм уңышлар, бәхет һәм иминлек, игелек һәм елмаюлар.
Чара гаиләгезне саклагыз, бер-берегезне яратыгыз, күбрәк елмаю бүләк итегез дигән матур сүзләр белән тәмамланды.