Һәр гаиләнең дә мәхәббәт җимеше - балалар. Шушы уңайдан, Баландыш мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә, балалар өчен "Мин гаиләмне яратам" дип исемләнгән чара үткәрелде. Биредә сабыйлар үз күллары белән төрле эшләнмәләр, рәсемнәр ясадылар һәм бәйрәм тарихы белән таныштылар. Шулай ук кызыклы табышмак һәм сорауларга җавап таптылар.
Баландыш авылының мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре барлык гаиләләргә дә сәламәтлектә, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, тормышның кадерен белеп, гүзәллеген, тәмен тоеп, бәхетле булып яшәргә язсын дигән теләктә кала!