Без яши торган тирәлекне чәчәкләр, үләннәр, агачлар һәм куаклар әйләндереп алган.

2021 елның 16 июле, җомга

Үсемлекләрдән  башка җир йөзендә тереклек тә булмас иде. Ә аларның кайберләре   белән бик күп авырулардан дәваланырга да мөмкин.  3 июль көнне Югары Мәтәскә авыл клубында "Балаларны  шифалы үләннәр белән таныштырабыз" дип исемләнгән чара үтте.  Болынга чыккан балалар табигатьнең матурлыгына сокландылар, алар кайсы үләннәрнең шифалы икәнен аерырга  өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International