Шуны истә тотып, 9 июль көнне Үзәк авыл китапханәсендә «Дөньяны китап белән таныйм» дигән кычкырып укулар үткәрелде. Китапханәгә килгән балалар үз зәвыклары буенча әкиятләр сайладылар. Соңыннан бер-бер артлы яраткан әкиятләрдән өзек укыдылар, "Авторны тап" викторина сорауларына актив җавап бирделәр, иллюстрацияләр карадылар. Соңыннан "Геройны тап", “Әкиятне тап” уеннарында көч сынаштылар. Чара ахырында балалар укыган әсәр турында үз фикерләре белән бик теләп уртаклаштылар, үзләре белән өйдә уку өчен алган әкиятләргә, китапларга күзәтү үткәрелде. Барлык катнашучылар бу күңелле аралашудан бик канәгать калды.