Бу көн уңаеннан Алан авыл китапханәсендә авылыбыздагы күркәм гаиләләр белән таныштыру максатыннан, “Пар балдаклар” дип исемләнгән онлайн-чара үткәрелде. Әлеге бәйрәмгә "Гаилә-гомер юлым" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда гаиләдә балаларны тәрбияләү, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, йорт хуҗалыгын алып бару серләре ачыла торган китаплар тәкъдим ителде.