11 нче июльдә Теләче муниципаль районы җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Динар Саитович Теләче урта гомумбелем мәктәбендә оештырылган балаларның җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерендә булып киттеләр . Лагерьдә балаларның ял итү шартлары һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында , милли тәрбия буенча эшчәнлек белән таныштылар, тәрбиячеләр үткәргән чараларны карадылар. Мәктәп директоры Хафизов Айнур Фирдәвесович кунакларны җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерендә балаларны тукландыру , ял һәм тәрбия бирүнең торышы белән таныштырды.