Теләче районының яңадан торгызылуына 30 ел тулу уңаеннан, 9 июль көнне Балыклы авылы мәдәният йортында Алан авылы күчмә китапханәсе белән берлектә, "Шигъри тәлгәшләр" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Чарада якташ язучыларның китаплары белән танышып, шигырь һәм әсәрләре кычкырып укылды. Шулай ук балаларга бер-берсе белән аралашып дустанә мөнәсәбәттә булырга өндәп, җәйге ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан китаплар тәкъдим ителде.