Иман – ул Аллаһтан килгән бүлә

2021 елның 16 июле, җомга

Иң зур байлык – иман, чөнки иманны кибеттән сатып алып та, бакчада үстереп тә булмый, аны заводта җитештермиләр, хөкүмәт тә өләшми, мирас булып та килми.

Иман – ул Аллаһтан килгән бүләк. Кемнең иманы бар – ул җиде кат күкләрдән, җиде кат җирләрдән һәм алар арасында булган барча мәхлукләрдән яхшырак.  Шуны төшенү өчен Караширмә авыл клубына  берләшмәгә йөруче балалар  11 июль көнне Караширмә авылы  мәчетенә экскурсиядә булганнар.  Авыл хәзрәте Идрис абый балаларга иманлы булу турында вәгазь сөйләп,  намаз уку, ураза тотуларның иң зур байлык икәнен төшендергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International