Чара барышында балалар юлда, урамда, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Юл йөрү кагыйдәләре буенча викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр, юл билгеләренең әһәмиятен аңладылар. Кызыклы һәм мавыктыргыч үткән мондый чаралар юлларда һәм җәмәгать урыннарында игътибарлы һәм белемле булырга ярдәм итә.