Без Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре каникул чорында укучылар белән төрледән-төрле чаралар үткәрәбез. 14 нче июль көнне мәдәният йорты бакчасында “Тамчы –шоу” викторина үткәрелде. Бу чарада укучылар туган авыл, туган як,туган авылыбызның тарихын сөйләделәр. Безнең максат укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып белү, күзаллауларын арттыру, баету, тел культурасын үстерү, мөстәкыйльлеккә өйрәтү, туган телгә, күренекле әдипләребезгә ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.