“Питрау үтте – җәй бетте” дигән гыйбарә яши халыкта. 12 июль җәйне кыл урталай бүлә. Питраудан соң көннәр көзгә авыша, кошлар сайраудан туктый. “Питрауга кадәр үлән шифасы – яфракта, Питраудан соң тамырда”,- диләр. Шуңа күрә, керәшен халкы, гомер-гомергә Питрау тирәләрендә мунча себеркесе әзерләгән һәм шифалы үләннәр жыйганнар. 12 июль конне Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре дә авыл халкы белән берлектә шифалы уләннәр жыюны оештырды.