14 июль көнне район мәдәният йортында мәдәният бүлеге җитәкчесе Д.С.Иксанов, мәдәният йорты директоры Ф.М. Нагимова, методист З.В.Ибраһимова , авыл мәдәният йорты директорлары, авыл клубы мөдирләре катнашында чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмәдә сүз грант бәйгеләрендә катнашу, җәйге чорда чаралар уздыру, территорияләрне чиста тоту һәм хәзерге чорда актуаль тема – прививка ясату хакында барды.