Балалар үзләренең дусларына яраткан китапларын бик теләп тәкъдим иттеләр. Килгән укучылар "сатучылар" һәм "сатып алучылар" рольләренә бүленеп чыгыш ясадылар. “Сатучылар” китап тәкъдим иткәндә, аның нинди кызыклы булуына кыскача реклама ясадылар, ә "сатып алучы" ролендәге балалар теге яки бу китапның нәрсә белән кызыклы булуы һәм аны ни өчен "сатып алырга" кирәклеге белән кызыксындылар. Чарага "Яңа китап иң шәбе укы син аны, яме" дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Китапханәче Рахматуллина А.А. балаларны яңа китаплар белән таныштырды, аларны укырга тәкъдим итте.