Һәр кеше гомерендә бер генә тапкыр булса да теге яки бу товарны, хезмәтләрне кулланучы ролендә чыгыш ясады. Безнең хокуклар, кулланучы буларак, шактый еш бозыла. Үзен һәм үз гаиләсен намуссыз җитештерүчеләрдән һәм сатучылардан яклау өчен, үз хокукларын белергә кирәк.
14 июльдә, Теләче муниципаль районы Алан авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Абдуллина гражданнарны кабул итте. Кабул итүдә авыл халкы катнашты. Сораулар сәүдә өлкәсенә кагылышлы иде. ММИ хезмәткәрләре шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча да киңәш-табыш алдылар. Халык тарафыннан сыйфатсыз товар сатып алынган очракта, таләпләр куелу, техник яктан катлаулы товарларга экспертиза үткәрү һәм диагностика үткәрү сроклары турында үзләрен кызыксындырган сораулар бирелде. Алкогольле продукцияне сату өлкәсендә дә сораулар яңгырады. Аралашу барышында суд практикасыннан мисаллар китерелде.
Чара «Вестник потребителя Татарстана " газетасына буклетлар таратылды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы