"Туган авылым урамын,Кабат,кабат урадым..."- шушы исем астында,районыбызның яңадан оешуына 30 ел тулу уңаеннан,Балыклы авылы мәдәният йорты игълан иткән фотобәйгегә 14 июль көнне нәтиҗә ясалды.Балалар авылыбызның матур табигатен,истәлекле урыннарын фотога төшереп җибәреп,мәдәният йорты каршында җиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.