Организм үзгәртеп корыла, үсеп килүче балаларның әйләнә-тирәлеге дә, гадәтләре дә, яшәү рәвеше дә үзгәрә. Еш кына нәкъ менә шул арада үсмерләрдә начар гадәтләр барлыкка килә. Мондый гадәтләргә, беренче чиратта, тәмәке тартуны, алкоголь һәм наркотиклар куллануны кертергә кирәк.
Нәкъ менә шуңа күрә проблеманың бөтен җитдилеген аңлатуга, аның барлыкка килүен булдырмый калуга юнәлдерелгән профилактик әңгәмәләр үткәрү бик мөһим.
Аның барышында зарарлы гадәтләр турында сөйләштек, документаль фильм карадык, кроссворд чиштек һәм «белергә – яшәр эчен! " дигән буклетлар тараттык» дип хәбәр иттеләр безгә Шармыш авыл клубыннан.