Халык санын алу-билгеле бер территориядә: дәүләттә, төбәктә яки торак пунктта барлык кешеләрне исәпкә алу. Һәр кеше үзе, йорт хуҗалыгы, торак шартлары турындагы сорауларга җавап бирәчәк. Халык санын алу нәтиҗәләре җәмгыять торышының комплекслы картинасын алырга мөмкинлек бирәчәк. Бөтенроссия халык санын алуны Дәүләт статистикасы федераль хезмәте – Росстат оештыра һәм координацияли. Әмма халык санын алуны әзерләүгә һәм үткәрүгә күп кенә ведомстволар , институтлар һәм хезмәтләр җәлеп ителгән.