15 июль көнне Максабаш авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән "Челтерәгез, чишмәләр" дип исемләнгән экологик маршрутны башлап җибәрде. Беренче тукталыш - “Түбән оч чишмәсе”. Балалар чишмә тарихы белән таныштылар, чиста, саф, тәмле салкын чишмә суын эчеп сыйландылар.