2021 елның 10 июлендә Екатериновка авылында Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре "Рус җыры дусларын җыя!" дип исемлэнгэн кучмэ концерт уздырдылар.

2021 елның 30 июле, җомга

Екатериновка авылында мәдәният йорты юк . Шуңа күрә мондый чыгышларны  алар зарыгып көтәләр.   Мондый очрашулар өлкәннәргә шатлык,бер-берсе белән аралашу,очрашу  алып килә дә инде. Кешеләрнең күзләре шатлык һәм рәхмәт белән тулып тора.

 Программаны алып баручы Рәзилә Хәкимова барлык тамаша кылучыларга  яхшы күтәренке кәеф  һәм бәйрәм атмосферасы тудыру сәләте белән уртаклашты. Концерт программасында «Рябинушка» фольклор ансамбле башкаруында рус халык җырлары, Зилә Диндарова , Лилия Солтанова башкаруындагы эстрада җырлары, «Алтын битлек» клуб берләшмәсендә катнашучыларның юмористик монологияләре яңгырады. Ә инде сәхнәгә оста биюче халыкара һәм Бөтенроссия фестиваль-конкурсы лауреаты Гайнетдинова Радмилла күтәрелгәч өлкәннәрнең күңелләре тагын да күтәрелде. Яшь артист Солтан һәм Лилия Солтановлар башкаруындагы «Төнге поезд» җырын тамашачылар зур алкышларга күмделәр.

Концерт искиткеч матур җыр һәм көчле алкышлар белән тәмамланды. Концерттан соң тамашачыларның рухландырган, сокланган йөзләрен күрү безнең өчен зур шатлык булды. Кабат очрашулар теләп өлкәннәр үз йортына җылылык һәм яхшы кәеф алып кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International