15 июль көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче укучылар белән , "Челтерәгез чишмәләр" дип исемләнгән экологик маршрутны башлап җибәрделәр. Маршрут, балаларны табигатебезнең байлыгы-авылыбыз чишмәләренең тарихы белән таныштырып, табигатькә, әйләнә-тирәгә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды. Беренче тукталыш - “Түбән оч чишмәсе”. Балалар чишмә тарихы белән таныштылар, чиста, саф, тәмле салкын чишмә суын эчеп сыйландылар.