16 июль көнне Теләче үзәк китапханә хезмәткәрләре “Дуслык” мәктәп яны лагерында тәрбияләнүчеләр белән “Туган телем - минем байлыгым” дигән интеллектуаль уен үткәрделәр. Балалар «Мәкальне дәвам ит», «Сүзтезмә төзе» уеннарында актив катнаштылар һәм табышмакларга җавап бирделәр. Уен барышында балалар үзләренең сәләтләрен, туган телне белүдәге зирәклекләрен күрсәттеләр. Шулай ук, балаларга кызыклы яңа китаплар тәкъдим ителде. Күбесе яңа китапларны өйләренә укырга да алды. Әлеге ярыштан соң балалар, үзләренең сүзлек запасы артсын өчен, мөмкин кадәр күбрәк китаплар укырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар. Уенда катнашучыларның барысына да призлар тапшырылды.