2021 елның 03 август көнендә Төрек-Тәмте авылында яшәүче тыл ветераны Шакирова Мәрьямбикә Шәйми кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мәрьямбикә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау идарәсе бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова hәм Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Махмутов Мәрьямбикә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.