Юбилярны котладылар

2021 елның 3 августы, сишәмбе

2021 елның 02 август көнендә Казаклар авылында яшәүче тыл ветераны Калимуллина Нәкыя Галимардан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Нәкыя апага Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Россия  Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин,  район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Фәридә Галимова һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Загидуллин да Нәкыя апага изге теләкләрен җиткерделәр.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International