«Баруздин китаплары битләре буйлап»

2021 елның 17 августы, сишәмбе

24 июль көнне Әбде авыл китапханәсендә Бөек Ватан сугышында катнашкан балалар язучысы, шагыйрь Сергей Алексеевич Баруздинның тууына 95 ел тулу уңаеннан «Баруздин китаплары битләре буйлап» дип исемләнгән әдәби уку сәгате үткәрелде. Чара барышында балалар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Язучының әсәрләре игелеккә, рәхмәткә, ярдәмчелеккә өйрәтә. Чарага «С.А. Баруздин: безнең балачак язучысы» дигән презентация әзерләнгән иде, анда аның биографиясеннән кызыклы фактлар гына түгел, ә Бөек Ватан сугышы, табигать һәм хайваннар, дуслык һәм маҗаралар турында әсәрләре дә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International