Террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча мөһим.

2021 елның 17 августы, сишәмбе

Шуңа күрә дә, террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен  чаралар күрү – һәркемнең бурычы.  Шул уңайдан 23 июль  көнне  Иске Җөри авылы китапханәчесе балалар белән  “Без терроризмга каршы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Әлеге чараның максаты - балаларда террорчылык  һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы  тискәре караш тәрбияләү иде. Балаларга илебездә барган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International