Балалар өчен иң бәхетле вакыт - бу, әлбәттә, җәйге каникуллар!

2021 елның 17 августы, сишәмбе

Дәреслекләр ята киштәләрдә, дәресләр һәм катлаулы биремнәр артта калды, ә алда-мәшәкатьсез вакыт, дуслар белән аралашу һәм җәйге уеннар! Эссе җәйге чорда пляжга барудан да яхшырак нәрсә юк: кызынырга, туп уйнарга һәм елгада йөзәргә. Тик барысы да шулай яхшы сүздә генә. Чынбарлыкта исә су буена килгәч күп балаларның йөзә белмәве, суда, елга буенда үз-үзләрен тотышлары, кагыйдәләрне белмәүләре ачыклана. Нәкъ менә шуңа күрә аларны сулыклар янында беркайчан да караусыз калдырырга ярамый һәм һәрдаим балалар белән куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп торырга кирәк. 2021 елның 27 июлендә Ачы мәдәният йорты директоры Солтанова Лилия Ильяс кызы медицина хезмәткәре, фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Галәвиева Г. Г. белән бергә "Ярдәм итегез, мин батам!"дип исемләнгән әңгәмә уздырдылар. Фельдшер Галявиева Г.Г. балаларга су янында ял вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм батучыга беренче ярдәм күрсәтү турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International