Җәйге вакыт – балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен иң уңайлы вакыт. Алар аеруча хәрәкәтчән һәм шат күңелле. Җәй, каникуллар – үз көчеңне сынап карау һәм тикшерү, әйләнә-тирә дөньяны үзләштерү һәм аңлау вакыты. Җәйнең һәр сәгате искиткеч һәм кабатланмас.
Җәйге каникуллар вакытында Мәдәни-ял учреждениеләре ишекләре кызыклы сәяхәтләр, конкурслар, уеннар, ярышлар өчен ачык.
27 нче июль көнне Ачы мәдәният йортында балалар өчен "Күңелле җәй"дип исемләнгән уен программасы әзерләнде.