Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.Элегрәк Росстатта ул 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр узачак, дип сөйләделәр. Әмма төбәк хакимиятләре белән эшлекле дискуссиядән соң, халык санын алуның төп этабын күчерергә булдык. Ул 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр – стационар участокларда һәм 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр «Дәүләт хезмәтләре»порталында узачак.
Бөтенроссия халык санын алу яңа күп каналлы форматта узачак-Россия халкы үзләрен дәүләт хезмәтләре порталында, КФҮләрдә һәм стационар участокларда үзләре саный алачак. Шулай ук традицион формат калачак, йортлар буенча 320 меңгә якын кеше йөриячәк, исәпкә алучылар электрон планшетлардан файдаланачак.