24 июль көнне Сауш авылы мәдәният йортында асфальтта «Балаларга тыныч балачак» дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды. Асфальтта рәсем ясау – ул күңелле шөгыль генә түгел, иҗат та, әйләнә-тирә дөнья баласының танып-белү дә. Асфальтта акбур белән рәсем ясау-кәгазьдә карандаш яки кисточка белән йөртү генә түгел. Биредә бөтенләй башка хис-кичерешләр. Конкурста катнашучылар өчен иҗат – ул процесс , ә нәтиҗәсе генә түгел. Балалар бу мавыктыргыч шөгыльгә иҗади яктан карадылар. Барлык эшләр дә диярлек балаларның бай рухи дөньясын, аларның Ватанга мәхәббәтен, тынычлыкка һәм дуслыкка омтылышын чагылдыра.