29 июль көнне Сауш мәдәният йортында «Спорт бәйрәме» спорт-уен программасы булып узды. Профилактик чара ике этаптан торды.
Иң элек Сауш авыл җирлегенең яшь кешеләре сәламәт яшәү рәвешенә багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. Аннан соң практикада сәламәт яшәү рәвеше компонентларының берсе – физик күнегүләр һәм йөкләнешне үз эченә алган актив яшәү рәвеше турында белемнәрне ныгыттылар. Спорт блогы кысаларында балалар футбол кебек спорт төрендә ярыштылар.