«Туган ягым Теләче»

2021 елның 17 августы, сишәмбе

31 июль көнне Теләче мәдәният һәм ял паркында «Туган ягым Теләче» дип исемләнгән әдәби викторина уздырылды. Балалар туган ягыбыз буйлап мавыктыргыч сәяхәт кылдылар.

Ачык һавада үткәрелгән викторина балаларга үз белемнәрен баетырга, кече Ватаныбыз турында кызыклы мәгълүмат тупларга ярдәм итте.

Чара азагында балалар туган төбәгебез Теләчегә багышланган күргәзмә белән дә таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International