Дан аллеясында сафка баскан һәйкәл ачтык.

2021 елның 17 августы, сишәмбе

Бүген безнең район елъязмасына тагын бер истәлекле сәхифә язылды, Теләче авылында  аларнын батырлыгын мәңгеләштергән хәрби һава гаскәрләре сугышчыларына, Исмәгыйлов Ирек Рафаэль улы тарафыннан тәкьдим ителеп,аның иганә көче белән Дан аллеясында сафка баскан һәйкәл ачтык. Без батырлык, каһарманлык, үз – үзеңне корбан итү, һәйкәлләр һәм мемориаль такталар  ярдәмендә тарихның бер өлешен, халыкларның иң бөеклеген – якташларыбыз истәлеген  саклап кала һәм киләчәк буыннарга тапшыра ал ырбыз, дип ышанабыз.

 Буыннан-буынга десантчылар бер — берсенә иң яхшы сыйфатларны-намусны, хәтта үз тормышың бәрабәренә Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәргә әзерлекне, иптәшлек хисен кадерләп тапшыралар.

  Бу һәйкәлне ачу- якынаюга һәм бердәмлеккә тагын бер адым булачак.   Илебез тарихына үзләренең сугышчан батырлыклары, хәрби хезмәткә мөнәсәбәте белән үз өлешләрен керткән хезмәттәшләре белән бергә җыелып, үзләренең  иптәшләрен искә алырлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International