2021 елның 1 август көнендә Теләче авылында яшәүче хезмәт ветераны Желнов Александр Иванович үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан Александр Ивановичка Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау идарәсе бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова hәм Теләче авыл җирлеге башлыгы Ильдар Мараков җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.