2021 елның 01 август көнендә Казаклар авылында яшәүче тыл ветераны Гөлсәрия Габдрәшит кызы Гобәйдуллинага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Гөлсәрия апага Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Загидуллин да Гөлсәрия апага изге теләкләрен җиткерделәр.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.