Мәктәп директорлары һәм директор урынбасарларының район киңәшмәсе.

2021 елның 17 августы, сишәмбе

    4  нче август  көнне Теләче урта мәктәбе  базасында  “Район мәктәпләренең эшчәнлеге : ел нәтиҗәләре, яңа бурычлар, яңа чишелешләр”  темасына мәктәп директорлары һәм укыту – тәрбия эшләре буенча  директор урынбасарларының   эшлекле  киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Теләче муниципаль районы башлыгы  Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович , Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе  Хамидуллин Ильнур Хазинурович, башкарама комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары  Гиниятуллин Динар Саитович,  Теләче муниципаль районы мәгариф булеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна катнашты.     Киңәшмәне район мәгариф бүлеге  җитәкчесе   Карпова Наталья Владимировна  алып барды. Киңәшмәдә район мәгариф бүлеге  җитәкчесе   Карпова Наталья Владимировна үткән уку елы буенча нәтиҗәләргә йомгак ясады, яңа уку елына бурычлар куйды. Укучыларны олимпиадаларга әзерләү, дәүләт йомгаклау аттестациясе эше турында мәгълүмат бирелде.  Мәктәпләрнең яңа уку елына хәзерлеге турында мәгариф бүлегене хуҗалык эшләре буенча бүлек  җитәкчесе  урынбасары   Нигемәтҗанова  Гүзәлия Заһитовна чыгыш ясады. Киңәшмәне мәгариф бүлеге җитәкчесе  Карпова Наталья Владимировна йомгаклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International