3 август көнне Ямбулат авылы китапханәсендә берләшмәгә йөрүче балалар белән «Күңеле матур кеше матурлык ярата» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Матур күңелле кеше нинди була дигән сорауга җавап таптылар, Әмирхан Еникиның «Матурлык» хикәясен укып анализ ясадылар. Соңыннан авылдагы матурлык турында сөйләштеләр. Матур эшләр, матур кешеләр күп икән Ямбулат авылында! Шушы авылда 32 ел терлекчелек тармагында эшләүче Вәлиуллина Рәсүлә апалары үстергән чәчәкләргә карап сокландылар. Шулай ук, Ногмановлар, Насировлар, Хәлиуллиннар, Мәхәммәтгалиевлар, Дәүләтшиннар ишек аллары да шау чәчәккә күмелеп ята.