«Китап – иң якын дус!».

2021 елның 17 августы, сишәмбе

4 август көнне Теләче мәдәният һәм ял паркында китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Китап – иң якын дус!» дип исемләнгән библиофреш үткәрелде.

Кулга яңа китап алу, аның беренче битләрен ачу күңелгә рәхәтлек бирә. Китап укырга яратучыларга бу хис таныш. Бүген һәркем күргәзмәдән үзенә ошаган китабын сайлап ала алды.

Ачык төстәге рәсемнәре һәм мавыктыргыч сюжеты белән күзләрне иркәли торган тылсым һәм маҗаралар турында да, нәниләр өчен кызыклы әкиятләр дә, хайваннар һәм табигать доньясы турындагы китаплар да бар иде күргәзмәдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International