14 август көнне Сауш авылы китапханәчесе «Хәрәкәттә – бәрәкәт! Вәт булырсың сәламәт!» дигән темага күңелле стартлар бәйгесе үткәрде .

2021 елның 17 августы, сишәмбе

Чарада авылыбызның урта яшьтәге мәктәп балалары катнашты. Кичәдә  катнашучы балаларга физик яктан актив булырга, саф һавада күбрәк вакыт үткәрергә, дөрес тукланырга, көн режимын сакларга, шулай ук иртәнге гимнастиканың,  физик культураның кеше сәламәтлеген ныгытуга ни дәрәҗәдә файдалы икәне  турында мәгълуматлар бирелде.  Кичә ахырында  катнашучылар   китапханәче  тарафыннан  “Китап  һәм спорт – алга   хәрәкәт!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International