13 август көнне Теләче стадионында физкультурачылар Көненә багышланган спорт чарасы үткәрелде.

2021 елның 17 августы, сишәмбе

Бәйрәм кысаларында районның спорт учреждениеләре хезмәткәрләре һәм алдынгы спортчылар бүләкләнде. «Татарстан Республикасы Физик культура һәм спорт отличнигы» исеме «Теләче» спорт мәктәбенең волейбол буенча тренеры Рәшит Габделхәевка физик культура һәм спортны үстерүгә озак еллар керткән өлеше өчен «Яшьлек» спорт мәктәбе хезмәткәре Камил Ибраев Татарстан Республикасы спорт министры Рәхмәте белән бүләкләнде. Шулай ук Теләче муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән районның спорт мәктәпләре тренерлары да бүләкләнде.

Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң, чарада катнашучылар барысы да ГТО НФСК сынауларын үтәргә керештеләр (6-11 дәрәҗә)

- Кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү

- Турникта тартылу

-Сыгылу

-Гимнастик эскәмиядә алга авышу

-Озынлыкка сикерү

- Күтәрү туловища

- Граната ыргыту

- Гер күтәрү

- Пневматик винтовкадан ату

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International