18 август көнне Теләче район ял паркында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында, «Чиста булачак " төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештырган экологик бәйрәм белән берлектә, Теләче районы беренче сыйныф укучылары, аларның әти – әниләре, класс җитәкчеләре өчен тантаналы чара үткәрелде.
Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы, АО «Татагролизинг», ООО «УК «Уютный дом», ПАО «Таттелеком Арча ЗУЭСы Теләче РУЭСы, район оешмалары ярдәмендә 151 беренче сыйныф укучысына уку әсбаплары салынган мәктәп сумкалары тапшырылды.
Тантанага килгән районыбыз башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы, 6 чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, “Татаагролизинг” АҖ генераль директоры Азат Илдус улы Җиһаншин, Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Усманов Айрат Нәгыйм улы, «Чиста булачак " төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сатикова Диләрә Даниф кызы, район Башкарма комитеты җитәкчесе Хәмидуллин Илнур Хаҗинур улы, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна балаларны, әти – әниләрне бәйрәм белән котладылар.
Бәйрәм аниматор катнашында концерт номерлары белән алып барылды.