Ләкин бөтен кеше дә бу матурлыкны күрә белмим: төсләрнең күптөрлелеген, күкләрнең, яфракларның суларның үзенчәлеген "карау" һәм "күрү" кешедә тәрбияләнә. Без табигатьтә туганбыз һәм беркайчан да аның белән бәйләнеш өзелми. Бары тик игьтибар белән күрә белү, сизгер күңел генә кирәк.Табигать ул безнең туган йортыбыз! - шуңа күрә без аны сакларга тиешбез. Ни өчен табигатьне кайгырту, чүп-чарны кайда дөрес итеп ташлау турында Кече Мирәтәк авыл балаларына сөйләп үттек.