«Уеннар дөньясында күңелле сәгать»

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Субаш авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен саф һавада «Уеннар дөньясында күңелле сәгать» дигән күңел ачу-уен программасы үткәрделәр. Чара барышында балалар күңелле һәм дустанә атмосферага чумдылар, кызыклы һәм күңелле уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, интеллектуаль викторинада катнаштылар. Программада катнашучылар бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International