Бер генә чара да, бер тантана да чәчәкләрсез узмый. Барысы да чәчәкләр ярата. Алар белән бакчалар, парклар, авыл урамнарын бизиләр.
8 август көнне Ачы мәдәният йортында балалар өчен «Чәчәкләрдән дә матуррак нәрсә юк" дигән темага викторина үткәрелде. Уен түбәндәге станцияләр буенча үткәрелде:
“Чәчәк этикеты", балалар этикет турындагы сорауларга җавап бирделәр. «Чәчәк аукционы” тематикасына кроссворд чиштеләр. "Чәчәк калейдоскобы" - чәчәкләр турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара барышында балалар табигатьнең гаҗәеп иҗаты-чәчәкләр турында белемнәрен тулыландырдылар.